
Хөрмәтле Җиганша Зиннәтуллович!
Барлык катнашучылар исеменнән “Тургай” бәйгесен оештыру комитетына зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.
Бәйгене зур дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен, балаларның күңелен күрә белгәнегез, укытучыларның эшләрен бәяли белгәнегез өчен чиксез рәхмәт әйтәбез.
Өлкәбездә шундый матур, көчле, татар халык иҗатын саклаучы коллективлар барлыгы җанга рәхәтлек өсти, халкыбыз өчен горурлык хисе биләп ала. Әби-бабайлардан калган мирасыбызны, мәдәниятыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда шушындый зур эш башкарып, безне берләштергәнегез өчен зур рәхмәт.
Киләчәктә дә мәртәбәле “Тургай” бәйгесе традицион рәвештә эшен башкарыр дигән өметтә калабыз. Бергә булганда гына без балаларыбызга халкыбызның рухи байлыгын сеңдерә алабыз.
Сезне хөрмәт итеп,
Татар Кынадысы мәктәбе укытучылары.






