
Кадерле укытучылар, чын күңелдән котлыйм сезне һәм коллективыгызны Халыкара Укытучылар көне белән!
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең гомерегез яшь буынны укытуга, тәрбияләүгә багышланган. Илебезнең киләчәге сезнең кулларда. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, тыныч булсын.
Хөнәри бәйрәмегез белән котлап сезгә нык сәламәтлек, хезмәт юлыгызда зур уңышлар телим.
Ихтирам белән, Туктаров Ж.З.






